Салихова Мөнәвәрә Шафигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 6 апрелендә Нөнәгәр авылында яшәүче тыл ветераны Салихова Мөнәвәрә Шафигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котлап, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Мөнәвәрә апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. 1947 елда 10 сыйныфны тәмамлагач, узенең туган Чутай авылына укытучы итеп куйганнар. 40 ел буе мәктәптә эшләгән, шунын 16 елы завуч булган. Хәзерге көндә Мөнәвәрә апа һәм Наил абый «Наз» үзәгендә социаль карамакта торалар. Аларның социаль хезмәткәре Ләйлә Нәкыйпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International