1997 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы территориясендә мөмкин кадәр күбрәк халыкны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү өчен «Язгы игелек атнасы» Гомумроссия ирекле акциясе гамәлгә ашырыла.
Әлеге акция кысаларында «Волонтер» ирекле үзәге активисты Рамазанов Әмир Балтач муниципаль районы «Наз» КЦСОН белгече җитәкчелегендә «Чиста йорт» юнәлеше буенча катнашты.
Өлкән буын ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә алар ялгыз булса. Әмир читтә калмаска һәм игелекле эш эшләргә карар кыла! Өлкән яшьтәге кешеләргә су китерүдә һәм йорт яны участогын җыештыруда ярдәм итә.
Әлеге акция кысаларында волонтер ярдәм күрсәтеп кенә калмады, ул шулай ук хезмәт күнекмәләрен дә алды.