Балтач үзәк балалар китапханәсендә әдәби калейдоскоп узды

2024 елның 29 марты, җомга

Хыял темасы язучыларның әсәрләрендә яхшы ачыла. Әдәбият дигән дөньяда һәрбер геройның үз хыялы: кемгәдер байлык (Лиса Алиса и Кот Базилио – “Золото́й клю́чик, и́ли Приключе́ния Бурати́но”), кемгәдер саф мәхәббәт кирәк (Ассоль - “Алые паруса”, Лиза - “Бедная Лиза” һ.б.), ә кемгәдер нинди дә булса кием турында уйлар  тынгылык бирми (Акакий Акакиевич – “Шинель”, Кәҗүл читек – Г.Исхакыйның шул исемдәге әсәреннән) һ.б., һ.б. Геройлар  хыяллар канатында рухланып, шул  хыялны чынбарлыкка әйләндерә алган гамәлләр кыла.
29 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Путешествие в Мечтаград” дип аталган әдәби калейдоскоп  та  матур да, уйландыра торган да темаларның берсе булган хыял темасына багышланган иде.
Чарада катнашучылар әдәби геройларның хыяллары турында фикер алыштылар, үзләре дә хыял диңгезләрендә йөзделәр. Гомумән, әдәби калейдоскопта уйналган кызыклы уеннар  барысы да китап укучыларны  хыял илендә йөртте.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International