Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Россия Көненә арт-студиясе оештырды

2023 елның 9 июне, җомга

9 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Страна моя – Любимая Россия” дип аталган арт-студия оештырдылар. Россия триколоры рәвешендә кәгазьдә катнашучылар төрле рәсемнәр ясадылар. Әлеге арт-студиянең максаты: ясаган һәр рәсем – Россия белән бәйле булырга тиеш иде. Мәсәлән, зәңгәр җирлектә күкчәчәк ясала, кызыл җирлектә – мәк чәчәге, йөрәк һ.б. Шул рәвешле, паркта ял итүче балтачлылар һәм кайткан кунаклар туган илебез белән бәйле символларны барладылар, туган илебезнең үткәнен, бүгенгесен белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International