«Әнигә бүләк»

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

«Бергә күңелле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 17 ноябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекция сыйныфында белем алучы 12 укучы белән «Әнигә бүләк» дигән шөгыль үткәрде.

Шөгыль барышында, Халыкара Әниләр көне алдыннан, балалар «Наз» үзәге белгечләре белән узган очрашуда төшкән фотосурәтләрен үзләре ясаган рамкаларга урнаштырдылар. Һәр катнашучы зур дулкынлану белән әнисенә үз бүләген әзерләде. Эшләнмәләр матур, ачык төстә килеп чыкты. Аларны балалар әниләренә Халыкара Әниләр көнендә бүләк итәчәкләр.

Шөгыль һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте һәм ул әле бик озак хәтерләрдә сакланыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International