«Сосна» ҖЧҖ призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Балтач чаңгы трассасында 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Сосна» ҖЧҖ призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды. Ярышлар аерым старттан классик стильдә узды. Беренчелектә Балтач гимназиясе, Сосна, Балтач, Чепья һәм Кече Лызи урта мәктәпләре, барлыгы 64 чаңгычы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Ярышлар 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында узачак чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә сайлап алу буларак үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International