Агымдагы елның 16 нчы гыйнварында Балтач муниципаль районының “Наз” бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз”халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы белән тернәкләнүчеләр арасында очрашу булып узды.Түгәрәк өстәл артында лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә республикабыздагы тернәкләнү оешмалары бирә торган юлламаларның тәртибе турында аңлатылды һәм социаль өлкәдәге яңалыклар саналды. Тернәкләнүчеләр бу очрашуда кызыксынган сорауларына җаваплар ишеттеләр.