Смәил авылында мемориаль такта ачу тантанасы булды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

4 май көнне Смәил авылында Бөек Ватан сугышы ветераны,  Балтач милиция  бүлегендә Смәил авылында участок  инспекторы булып озак еллар хезмәт куйган Галиев нәби Гали улы  истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә әлеге тантаналы чараның әһәмияте бермә-бер артты. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов, район ветераннар Советы рәисе рифат Абдуллин, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары,  районның "Форпост" үзәге яшьләре, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International