АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ТУРЫНДА
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Куныр авыл җирлеге
422246, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Куныр авылы, Киров урамы, 114б йорт
Телефон 84368 3-56-13
Җирлек Башлыгы Егоров Руслан Олегович
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре: сишәмбе, җомга 7.30-8.30
Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты составы:
Сәгтдинова Зөһрә Фәрит кызы-Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары;
Хәкимова Зөлфирә Нәкыйп кызы-белгеч.
Географик урнашу урыны
Куныр авыл җирлеге Марий Эл Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш. Район үзәгеннән 36 км ераклыкта урнашкан. Куныр авыл җирлеге составына сигез торак пункт керә: Куныр, Дорга, Курамьял, Кускем, Улисьял, Шода, Ямбурово авыллары. Авыл җирлегенең административ үзәге - Куныр авылы.
Куныр авыл җирлеге территориясендә Кубыр елгасы ага.
Мәйданы, халык саны һәм составы
Муниципаль берәмлек территориясе-10 008г, шул исәптән авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләр-7189 га, шәхси ярдәмче хуҗалык җирләре-251 га.
Халык саны-1804 кеше яши.
Төп шөгыль-терлекчелек, үсемлекчелек. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1742 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән сыерлар 707.
Соңгы яңарту: 2023 елның 30 мае, 09:23