Тинчуринда "Ул кабызган утлар балкышы"

2016 елның 3 декабре, шимбә

29 ноябрь  көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел   һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында, республика мәктәпләре арасында уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесенең йомгаклау тантанасы-гала концерт узды. Бәйгенең барлык этапларында да уңышлы нәтиҗәләр белән катнашып, тубәндәге номерлар финалга чыкты:

Балтач урта мәктәбеннән 10-11 сыйныф укучылары  “Спектакльдән өзек” номинациясендә К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек күрсәтеп 1 нче урынны яуладылар.

Балтач урта мәктәбеннән Җәләлиева Илидә һәм Фәйзрахманов Азат шушы ук әсәрдән Надир һәм Сәрвәр дуэтын башкарып  “Спектакльдән  җыр” номинациясендә икенче урынга лаек булдылар.

Балтач гимназиясеннән Герасимов Азат Американ комедиясеннән Гарифҗан монологы белән “Спектакльдән монолог” номинациясендә 2 нче урынны яулады.

Җиңүчеләребезне котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International