Чепья җирлеге Тагашур авылында агымдагы елның 12 август көнне кичке 19.30 сәгатьтә авыл халкы белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Труд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть рәисе Рәшит Хадыев, районның исап-хисап палатасы рәисе Равил Каримов, Чепья мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев, полициянең участков вәкиле катнашты. Очрашу вакытында җирлекттә, районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында яктыртылды, авыл халкының сорауларына җавап бирелде.