Архив хезмәткәрләре күчмә чаралар үткәрде

2024 елның 12 апреле, җомга

  Номенклатураларны һәм документларның описьләрен раслау графигы нигезендә, Балтач районы башкарма комитетының архив бүлегендә комплектлаштыру чыганаклары өчен даими семинарлар үткәрелә. Шулай ук оешмаларга турыдан-туры чыгып, документларны тәртипкә салуда, даими саклау һәм шәхси состав документларына опись төзү буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелә.

      Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлеге белән шундый уртак эш нәтиҗәсе сөендерде. Алар эксперт группа нәтиҗәсе нигезендә «Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган оешмасының иң яхшы архивы һәм җәмәгать хакимияте органы - дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы» конкурсының икенче этабында «Авыл җирлекләре» номинациясендә 25 1 этапка узган авыл җирлегенең 10 сы составында 2 этапка уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International