«Чын күңелдән» дип исемләнгән хәйрия акциясе

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе үткәрә торган «Чын күңелдән» дип исемләнгән еллык хәйрия акциясе кысаларында Балтач районының 174 инвалид баласы өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Гөлнара Радиковна, Рамил Радикович һәм Галия Рәшит кызы кайбер балаларга күчтәнәчләр тапшыру өчен үзләре аларның өйләренә бардылар.

Балтач районының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ярдәме белән күп кенә күчтәнәчләрне авыл җирлекләре хезмәткәрләре инвалид балаларның йортларына алып  барып тапшырдылар.

Пакет алучыларның һәркайсы хәйриячеләргә, шулай ук аларның балаларына карата да ихлас рәхмәт белдерде.

Закировлар гаиләсенең әлеге акциясе районда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”ның яхшы башлангычы булыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International