Социаль яклау бүлегенең йомгаклау җыелышы

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Балтач районы социаль яклау бүлеге 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясап 2024 елга бурычлар билгеләде. Хезмәт коллективының еллык эшчәнлеге хакында төп доклад белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фәриз кызы Гатиятуллина чыгыш ясады.

"Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры, барлык бүлек мөдирләре, хезмәт һәм мәшгүльлек үзәге җитәкчесе узып киткән елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, 2024 елга бурычлар билгеләделәр.

Йомгаклау җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин, МФЦ, ЗАГС, больница, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, үзәкнең хезмәткәрләре катнашты. Җитәкче социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә югары бәя биреп, олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Хезмәт нәтиҗәләре буенча алдынгыларга, бүлекләр белән тыгыз элемтәдә эшләүче җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International