Хезмәтне саклау турында

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан  (алга таба – Координация советы) “Маяк” ҖЧҖ те һәм Тукай исемендәге ҖЧҖ тә авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре,  хезмәтне саклау буенча белгечләр  һәм әлеге авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшчеләре катнашында күчмә утырыш уздырылды. Утырышта язгы–кыр эшләренә әзерлек чорында авыл хуҗалыгы техникасына ремонт эшләрен башкарганда хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен үтәү, оешмаларның еллык хисаплары һәм гражданнарның хезмәт хокукларына кагылышлы сораулар каралды.

Координация советы хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр җитеп, җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International