Балтач муниципаль район башлыгының Студентлар көне белән котлавы

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген барлык студентларны берләштергән үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе - Бөтенроссия студентлар көне.

Студент еллары - иң истәлекле тормыш мизгелләре, хыяллар чоры.Кешененең киләчәк язмышын билгели торган әлеге чорда һөнәри һәм шәхси уңышларга нигез салына.

Хөрмәтле студентлар! Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын, куелган өмет-максатларыгызга кыю барыгыз! Укырга, белем алырга омтылган кеше - бәхетле! Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз! Һәр яңа көн шатлык-куанычлар, матур вакыйгаларга тулы булсын. Һәркайсыгызга уңышлар, иминлек, якты киләчәк телим!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International