Хезмәтне саклау турында

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2021 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан төзелеш эшләре алып барыла торган объектларда (Чутай авылында күпфункцияле үзәк һәм Арбор авылында аренда йорты) хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде.

Координация советы әгъзалары төзелеш тармагында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары турында фикер алыштылар. «Строймастер» ҖЧҖ һәм «СтройГрад» ҖЧҖ төзелеш оешмалары җитәкчеләренә билгеләнгән таләпләргә туры китереп хезмәтне саклау буенча чараларны тиешле дәрәҗәдә башкару күрсәтелде.

Координация советы чираттагы тапкыр хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җаваплылыгына кадәр җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International