2021 елның 16-17 сентябрендә Балтач районында гражданнар оборонасы штабы һәм көчләре, эвакоорганнар белән гражданнар оборонасын тыныч вакыттан хәрби вакытка күчерү һәм гомуми эвакуация игълан ителгәндә эвакуацион чаралар белән идарә итү буенча команда-штаб өйрәнүләре булып узды.
Балтач муниципаль районының идарә органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән команда-штаб өйрәнүләренең нигезенә йорт хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авырулары, белем бирү учреждениесендә янгын, юл-транспорт һәлакәте, шулай ук хәрби конфликтларда яки бу конфликтлар нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган реаль хәл салынган.