Быел районда 29851 гектар мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар, бүгенге көнгә шуның 6700 гектары (23 проценты) сугылган, амбарларга 11700 тонна ашлык кайтарылган. Иң зур мәйданны арпа культурасы били – 10942 гектар, арыш – 5134, язгы бодай – 4600, көзге бодай – 3210, борчак – 3039, солы – 2751, вика – 170 гектар мәйданда. Уртача уңыш район буенча хәзергә һәр гектардан 17,4 центнерны тәшкил итә. Иң зур уңыш Тимирязев исемендәге хуҗалыкта, һәр гектардан – 22,7, «Татарстан» хуҗалыгында – 20,2, «Кызыл юл»да - 19,6 центнер ашлык җыела. Район җирләрендә бөртеклеләрдән иң югары уңышны көзге бодай бирә.