Мамыкова Марфа Кузьминична 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 17 июле, шимбә

2021 елның 16 июлендә Урта Көшкәт авылында яшәүче тыл ветераны Марфа Кузьминична Мамыкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Марфа Кузьминичнага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә, пенсия яшен тутырганчы колхозда эшли. Марфа Кузьминична бәхетле әни һәм әби: аның 8 баласы, 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ветеран улы Лев һәм килене Людмила тәрбиясендә ихтирам һәм муллыкта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International