Шубан авыл җирлеге яңалыклары.Шубан авыл җирлеге территориясендә Бөтенроссия өмәсе һәм торак пунктларны төзекләндерү һәм санитар чистарту айлыгы кысаларында өмә үткәрелде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

  «Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!» — ди халык зирәклеге. Аның файдасы бәяләп бетергесез, сүз көнкүреш культурасы турында барганда, авыл җирлеге территориясен чисталыкта тоту-анда яшәүчеләрнең турыдан-туры бурычы.

   Шимбә өмәсенә, 24 апрельдә, авыл җирлеге хакимияте белгечләре, клуб , китапханә хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы чыкты. Тырма һәм себеркеләр белән коралланып, территорияләрне яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар, язгы өмәләрнең күп еллык традициясен дәвам иттеләр. Шубан авыл мәдәният йорты, мәктәп тирәсен һәм җирле хакимият бинасы тирәсен, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр,җыештырдылар. Безнен бурыч-бу язгы көннәрдә территориядә тәртип урнаштыру, чүп-чар һәм узган елгы яфракларны җыеп алу иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International