"Агыла күңелем моңнары" 

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрель көнне Нөнәгәр авыл китапханәсендә 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылучы чараларны дәвам итеп "Агыла күңелем моңнары" дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуда "Сүрелмәс хисләр" һәм "Йөрәк сере" шигъри җыентыклар авторы, авылыбызда яшәп иҗат итүче Рауза Гафиятуллина катнашты. Ул чарада катнашучыларны үзенең иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды. Шигырьләренә чыгарган көйләрен дә гармунда уйнап укучылар күңеленә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International