"Волонтер" үзәге активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре белән берлектә "Әфганстан - безнең хәтердә" дигән социаль акция үткәрделәр. Яшь активистлар "Ватанны саклаучылар" паркында булдылар, һәлак булучыларны искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.