2021 нче елның 21 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В.Г. Колесников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структура җитәкчеләре катнашты.
Балтач районы ГХАТ бүлеге гражданлык хәле актларын теркәү буенча әйдәп баручы позицияләрне яулады. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүче Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар гаиләсен бүләкләде. Котлыйбыз, афәрин!