2021 елның 20 гыйнваренда тыл ветераннары - Түбән Кенә авылында яшәүче Рәйсә Гәрәева 95 яшьлек, Нөнәгәр авылыннан Җүәйрә Хәбибуллина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Район җитәкчелеге юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.