Игелекле тылсымчылар

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Ел саен Яңа ел алдыннан «Наз» республика хәйрия фонды президенты Нурания Фердобаевна «Игелекле тылсымчылар» хәйрия акциясе уздыра.

Һәр гаиләнең үз балаларының хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинчелекләре юк. Балалар, могҗизага өметләнеп, Кыш бабайга хатлар язалар, анда үз хыяллары турында сөйлиләр. Нурания Фердобаевна нәкъ менә шундый гаиләләр өчен «фея»га әверелә дә инде. Шулай итеп, аның исеменнән быел да районыбызның аз керемле гаиләләреннән булган балаларга Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырдылар.

Балаларның күзләрендә үз теләкләренең тормышка ашуыннан туган шатлык очкыннарын күрү һәркемгә ошады. Ата-аналар һәм балалар чын күңелдән «Наз» хәйрия фондына һәм әлеге акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International