Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

2020 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы булып узды.

Яшьләр парламенты утырышында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Шимина Нина Константиновна катнаштылар.

Утырышта Татарстан Республикасы Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламенты Советы формалаштырылды һәм сайланды. Яшьләр парламенты рәисе итеп Шиһабетдинов Руслан Айдар улы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International