Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүсез онлайн дәрескә чакыра: Нәрсә ул сакчыл җитештерү?

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.

Семинарда Сакчыл җитештерү концепциясе, кыйммәтләр һәм югалтулар төшенчәләре, авыл хуҗалыгы тармагында Сакчыл җитештерү ысулларын һәм инструментларын куллану нәтиҗәләре каралачак, авыл хуҗалыгы тармагындагы югалтуларга мисаллар китереләчәк.

Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек тудырачак.

Онлайн мәктәптә киләсе дәрес 30 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә була.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Ресурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар чыгарырга һәм күнекмәләрне практикада куллану өчен яңа алымнар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрийлар өчен сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, шулай ук зур булмаган фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International