Зарипова Зәкия Харис кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 26 сентябре, шимбә

2020 елның 22 сентябрендә Балтач районының Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипова Зәкия Харис кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл  җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте директоры Рашит Хадыев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Зәкия Зарипова «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта тора. Социаль хезмәткәр Нина Сидорова Зәкия апага ярдәмче генә түгел, якын кешегә әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International