Татарстан Республикасы Президенты ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Икътисади кризис вакытында балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында Карар кабул итте. Шулай итеп, 12 майдан балалар бакчасында балалар булмаган вакытта ата-аналар түләвенең даими өлеше кимиячәк, шулай ук ата-аналар түләвенең гомуми күләме дә кимиячәк.

✅ Әйтик, 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 10,5 сәгатьлек режимлы төркемнәрдә ата-аналар түләве 3375 сум тәшкил иткән, аларның 2789 сумы-йөрүгә бәйле булмаган даими түләү һәм 586 сумы– килгән көннәр санына карап исәпләнелә торган түләү.
12 майдан әлеге төркем өчен ата-аналар түләве 3127 сум тәшкил итәчәк, шуның 685 сумы даими түләү һәм 2442 сумы – балалар бакчасына йөргән көннәр санына бәйле рәвештә туклану өчен түләү.
✅ Даими түләү күләмен һәм, гомумән алганда, ата-аналар түләве күләмен киметүгә бәйле барлык чыгымнар ТР консолидацияләнгән бюджеты хисабына капланачак.
❗Шулай ук ата-аналар түләве структурасында үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк:
➡ моңа кадәр туклану чыгымнары муниципаль бюджет хисабына – 80% һәм ата-аналар түләве хисабына -20% ка түләнгән иде

➡ хәзер туклану өчен барлык чыгымнар ата-аналар түләвенә күчерелгән – бу өлеш йөрешенә карап исәпләнәчәк.
✅ Ата-аналар түләвенең даими өлешендә («абонент түләве») азык-төлек блогы хезмәткәрләренең (пешекчеләр, кухня хезмәткәрләре) хезмәт хакы, хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү товарлары, медикаментлар сатып алу сакланып калган.
✅ Кече тәрбиячеләрнең, медицина хезмәткәрләренең, административ-идарә итү һәм башка персоналның хезмәт хакы элек ата-ана түләве хисабына башкарыла иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International