Галимуллина Тәскирә Гомәр кызының 95 яшьлек юбилее

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 5 ноябрендә Балтач районының Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев,социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, Балтач почтамт бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Тәскирә Гомәр кызы озак еллар почта бүлекчәсендә эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы белән яши, биш бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы, биш оныкчыгы бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International