2019 нчы елның 11 нче сентябрендә 10.45 сәгатьтә Форпост хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары тарафыннан «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында гомумфизик әзерлек буенча спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Балтач гимназиясенең педагогик составы, Форпост хезмәткәрләре һәм 48 укучы катнашты.
Чараның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балаларның һәм яшьләрнең физик әзерлеген арттыру, яшьләрне ирекле эшчәнлеккә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруга кызыксындыру.