«Ватан сугышчылары» паркын төзекләндерү

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Төзелеш – районыбызны ямьләндерүче, күркәмләндерүче өлкәләрнең берсе булып тора. Без яшәгән йортлар, социаль – мәдәни объектлар, йөргән юлларыбыз – болар барысы да районыбыз төзүчеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Бүген исә, «Ватан сугышчылары» аллеясына тукталып узасы килә. Бу комплекс 2005 нче елның 9 нчы маенда ачыла. Паркта Әфганистан һәм Чечня сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәттәгеләр көче белән хәрби техника һәм экспонатлар булдырылган иде. Бу хәрби патриотик парк яшь буында туган халкының батырлыгына хөрмәт тәрбияләү һәм патриотизм рухын көчәйтү ысулу. Парк 8 төп зонадан тора һәм ватандашларыбызның казанышлары турында сөйләүдән гыйбарәт. Һәр зона - ачык һавадагы музей, анда Россия һәм СССР Хәрби көчләре техникасы һәм тематик сквер тәкъдим ителгән.

Парк халык арасында популяр һәм тарихи мирас объекты булып тора. Хәзерге вакытта паркта төзекләндерү эшләре алып барыла. Төзекләндерүнең төп бурычы - паркны барлык категория гражданнар өчен дә җәлеп итүчән, уңайлы итү. Самара шәһәреннән китерелгән брусчатка билгеле бер формада һәм рәсем чыгарлык итеп салына. Машиналар кую урыны әзерләнгән, үсеп килүче буынның хәрби – спорт үсеше өчен мәйданчык билгеләнгән һәм анда билгеле бер эш алып барыла, электр баганалары җыештырылган һәм парктан читкә күчерелгән, каенлык сирәгәйтелгән. Эш кайный, барган вакыйгаларга битарафлар юк, район кунаклары бу паркта бара торган үзгәрешләрне ачык көнләшү белән күзәтәләр. Шунысы куанычлы, районның баш архитекторы Шамил Фәхим улы Борхановның даими рәвештә объектта була, кыйммәтле киңәшләр бирә, башланган эшләрне ахырына кадәр җиткерер өчен кулыннан килгәнне барысын да эшли.

Парк яңа ракурста ачылган көнгә кадәр яшәү насыйп булмаган хәрбиләребез, Россия флагы астында армия бурычларын үтәүчеләр, Ватан сугышчылары истәлеге бу парк. Киләсе буын тарихны онытмасын һәм хөрмәт итсен өчен, исән хәрбиләребез шушында җыелып хезмәттәшләрен искә алу өчен, инде бакыйлыкка күчкән райондашларыбызның якыннары паркка килеп, аларны искә алып, тынычланып китү өчен ясалган урын бу. Беркем дә, берни дә онытылмасын иде.

Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International