Район халкы сайлауларга агыла

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Барыбызга да мәгълүм булганча бүген, 8 нче сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлавы уза. Бүген республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшли, 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Шулай ук “Мобиль сайлаучы” механизмы да көйләнгән реңимда эшләп килә, бу механизмнан алдан гариза бирүче 32 меңнән артык кеше файдаланган инде. Сайлау участоклары иртәнге 7 дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк.

Районыбызда да сайлаулар җанлылык белән бара. Сайлау участокларының  барысында  да бәйрәм рухы, җыр-моң яңгырый. Көне дә бәйрәмчә матур, кояшлы. Халык иртәнге эшләрне тәмамлап бәйрәмгә килгәндәй матур киенеп, күтәренке кәеф белән, бердәм рәвештә сайлау участокларына агыла. Бу мөһим сәяси чарада тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар, аларга истәлекле бүләкләр каралган. Күзәтүчеләр дә тавыш бирү процессыннан бик канәгать: барсы да оешкан рәвештә, тәртип белән бара.

Балтач бистәсендә урнашкан 1090 нчы номерлы сайлау участогына Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җәмәгате белән тавыш бирергә килде. Шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов та биредә үз гражданлык бурычын үтәп, тавышын бирде.  Хөрмәтле җитәкчеләребез үз мисалында халыкны сайлауларда актив катнашырга өнди, һәрберебезнең тавышы мөһим икәнен искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International