Район спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 6 сентябре, җомга

31 нче август көнне "Сабантуй" мәдәният һәм ял паркында Республика көне уңаеннан уздырылган район спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Беренчелек Нормалар кулында, алардан бераз гына калышып икенче урынны Сосналар яулады, ә инде өченче урында безнең Балтач җирлеге. Чын күңелдән котлыйбыз! Җирлек башлыкларын Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы котлап узды һәм аларга активлыклары өчен рәхмәтен әйтеп грамота белән кубок тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International