Галимов Габдрәкыйп Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 12 июле, җомга

   2019 елның 12 июлендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимов Габдрәкыйп Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән "Сурнай" җәмгыяте директоры Тәүфыйк Гыйләҗевлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Габдрәкыйп  Габдрахман улы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International