2019 нчы елның 13 маенда «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Уйланыгыз!Бу җитди! " дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Түгәрәк өстәл барышында «Белергә тиеш» акциясе кысаларында «ВИЧ/СПИДны профилактикалау һәм кисәтү» темасы буенча сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәнең эчтәлеге яшьләрдә куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, белемле булу, сәламәтлек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Тормыш - табигать биргән иң кыйммәтле нәрсә. Тормышыгызны җимермәгез!