7 сентябрь көнне “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү узәгендэ» социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен оештырылган укуда оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Рамил Газимов «Караклар, сак булыгыз», “Экстремизмга – Юк” дигән лекция үткәрде. Ул социаль мошенниклык төрләре турында сөйләде, алдакчыларның корбаны булмаслык итеп киңәшләр бирде. Социаль хезмәткәрләр бу хәбәрне карамакта торучы өлкәннәребезгә җиткерделәр.