10 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. Тантаналы чарада, котлауны Смәелдә яшәүче сугыш ветераны Фатыйма Нәбиевага, Ор авылында гомер итүче Язилә Ганиевага, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм Смәел авылы имамы катнашты.