Нөнәгәр җирлеге яңалыклары. Нөнәгәрдә гөрләтеп Сабантуй үткәрделәр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

15.06.2018. Авыл халкы һәм спонсорлар көче белэн Нөнәгәр авылында Сабантуй булды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. котлавы белән башланды. Ул халкыбызның күркәм бәйрәмен уздыру өчен үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Авыл халкын һәм килгән кунакларны бәйрәм белән авыл имамы Габдуллин Р.Г, Экология һәм табиги байлыкларны саклау министр урынбасары Шакиров Ф.Ф. , "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Хайруллин Ф.Н. котлады.

   Сабантуйда ярышлар  балалар көрәше белән башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләр үзләренең көчләрен, осталыкларын  42 торле ярышта сыный алдылар. Экология һәм табиги байлыкларны саклау министр урынбасары Шакиров Ф.Ф. яшьүсмерләр көрәшендә беренче батыр калучыга тизьйөрешле велосипед, ә зурлар арасында абсолют батырга - колын бүләк итте. 

   Бәйрәм Нөнәгәр урта мәктәбе укучыларынын матур чыгышлары белән үрелеп барды. Авылдашларын котларга Татарстанның атказанган артисты Фасихов Р.Н., аның энесе Фасихов Р.Н. кайтканнар иде. Аларның һәм балаларның чыгышлары ​бу матур бәйрәмгә ямь өстенә ямь булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International