Нотфуллин
Рамил Рәшит улы
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
8(84368)2-41-33
Факс:
8(84368)2-44-50
БИОГРАФИЯ

2012 елның 8 ноябреннән башлап Балтач муниципаль районы башлыгы булып эшли. 1961 елның 28 июлендә ТАССР Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, белеме буенча галим агроном.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел.
2010 елның 10 октябреннән район Советы депутаты, Салавыч авыл җирлеге депутаты


ЭЛЕККЕГЕ ЭШ УРЫННАРЫ

1978 елның 12 июленнән 1978 елның 12 августына кадәр ТАССР Балтач районы «Социалистик Татарстан» колхозының гади колхозчысы
1978 елның 1 сентябреннән 1983 елның 19 гыйнварына кадәр Казан авыл хуҗалыгы институтында уку.
1983 елның 19 мартыннан 1983 елның 8 ноябренә кадәр Балтач районы ТАССР «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозның агроном – орлыкчысы.
1983 елның 8 ноябреннән 1985 елның 13 августына кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итү.
1985 елның 13 августыннан 1996 елның 15 мартына кадәр ТР Балтач районы «Татарстан» колхозының терлек азыгы җитештерү цехы башлыгы
 1996 елның 15 мартыннан 2004 елның 1 февраленә кадәр ТР Балтач районы «Татарстан» АХҖК рәисе
 2004 елның 1 февраленнән 2012 елның 8 ноябренә кадәр ТР Балтач районы «Татарстан» АХП» ҖЧҖ рәисе
2012 елның 8 ноябреннән бүгенге көнгә кадәр ТР Балтач муниципаль районы Башлыгы

 Дәүләт бүләкләре һәм башка бүләкләр, бирелгән исемнәр:

«Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме - 2001 ел

- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «АПК лидеры - 2008» күкрәк билгесе - 2008 ел

- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты - 2011 ел

- Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе - 2013 ел

- "Сочи шәһәрендә 2014 елда XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары" истәлекле медале - 2014 ел

- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты - 2016 ел

- "Фидакарь хезмәт өчен" медале - 2020 ел

- «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 25 ел»билгесе - 2020 ел

- "Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале - 2021 ел

- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты - 2021 ел

- "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" мактау билгесе - 2021 ел

- "Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен" мактау билгесе - 2021 ел 

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты - 2021 ел

- "Татарстан Республикасында һөнәр берлеге алдындагы казанышлары өчен" мактау билгесе - 2021 ел.

Гаилә хәле: өйләнгән, улы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International