«Сосна»лылар сынатмас

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Урып-җыюныӊ һәр хужалыкта үзенеӊ үзенчәлеге бар. Әнә, «Сосна» хуҗалыгына  башкаларга караганда бер атнага якын  соӊга калып чыгарга туры килде. Бу очрак  техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел,  бары басуларга аммиак суыныӊ мулдан кертелүе  белән аӊлаталар.

Хуҗалыкныӊ 2261 гектарда игелгән икмәгенеӊ язмышы 5 комбайнчы кулында, дип әйтсәк тә була. Расил Зиятдинов (ярдәмчесе Фанис Шакиров) яӊа «Акрос» комбайнында, Рамил Нуриев ( Илсаф Муллагалиев) «Дон-1500»та, ә Тәлгать Зарипов( Илназ Муллагалиев), Илфат Закиров (Алмаз Назипов), Раяз Габдрахманов ( Рәсим Габдрахманов) «Полесье» маркалы комбайннарда уракта имтихан тоталар. Имтихан җиӊелләрдән түгел – һәр комбайнга уртача 543 гектарда эш башкарырга кирәк, бу районда иӊ зур күрсәткечләрнеӊ  берсе. Һава шартлары уӊай булган очракта да   урып-җыю  бу хуҗалыкта 39 көн сузылырга мөмкин. Шушы катлаулы бурычларны аӊлап, комбайнчылар уракныӊ беренче көненнән һәр минутныӊ кадерен белеп, тулы көчкә эшләргә омтылалар. Без булганда арыш басуында барлык техника бергә тупланган иде: комбайннар белән беррәттән янгын сүндерү машинасы, кирәк булса, эретеп-ябыштыру агрегаты әзер торалар. Ул арада механизаторларны ашату өчен куелган җиӊел машина да килеп җитте. - Бер булып, бергә эшләгәндә урып-җыюны башкарып чыгарбыз, ди тәҗрибәле комбайнчыларныӊ берсе Расил Зиятдинов. Күз тимәсен, аныӊ яӊа комбайныныӊ эшләве сәгать кебек, көчәнмичә арыш басуын җайлап «кимерә». Уӊыш та сөендерә, арышныӊ «Память Кунакбаева» һәр гектардан 36 центнер уӊыш бирә.  Башкалар да калыйшмыйлар, һәркем үзенеӊ эшен белеп башкара. Менә шулай бердәм булганда, күмәк эшнеӊ нәтиҗәсе дә уӊай булачак.

Автор: Баш мөхәррир  Вакыйф  Зәкиев

Чыганак:  http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/20192

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International