"Үз бакчаңа ярдәм ит" хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр булырмы

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Капиталь ремонт эшләре бара торган мәгариф учреждениеләрдән бистәнең "Карлыгач" исемендәге 3 номерлы балалар бакчасында эчке һәм тышкы өлешләрендә капиталь ремонт эшләре бара. 

"Үз мәктәбеңә булыш", "Үз бакчаңа ярдәм ит" хәйрия акцияләре барлыгын һәркем белә. Шуңа күрә, бәлки, әти-әниләр арасында яки бу бакчада тәрбияләнеп үскән, хәзерге көндә ярдәм итәргә мөмкинлеге булган иганәчеләр булуы бар. Биредә төзелеш эшләрен 1 августка тәмамлап бетерү бурычы куелган. Биредә төзекләндерү эшләре “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт” программасы нигезендә бара. 

Ремонт эшләрен “Стройремтех” базасында урнашкан, Нияз Җәббаров җитәкчелегендәге “Строймастер” оешмасы төзүчеләре башкара. Биредә түбә алмашынды, бинаның тышкы өлеше, тәрәзәләр, ишекләр, керү юллары, отмоска, санузел, идәннәр җылытылып эшләнәчәк. Шулай ук тулысынча инженер челтәрләре ремонты башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International