Балтач район советының уникенче утырышы булды

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

Район мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район советының уникенче утырышы булды.

Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар катнашты. Көн тәртибендә муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм быелга бурычлар турындагы мәсьәләләр каралды. Докладны район башлыгы Рамил Нотфуллин укыды. Фикер алышуларда "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, депутат Сәйдәш Исрафиловлар катнашты.


Сессия эшендә ТР Премьер-министрурынбасары, Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Икътисад министры урынбасары Б.Н.Хаҗиәхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.


Тикшерелгән мәсьәләләр буенча, әйтелгән тәкъдим-өстәмәләрне дә кертеп, карар кабул ителде.


Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International