"Ак йорт" хезмәткәрләре башлады! Сез дә кушылыгыз!!!

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне, кичке 18 сәгать 30 минутта район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары - 2017 " старт алды. 

Һәр чаңгычыга истәлек бүләге буларак "Ночные гонки - 2017" дип исемләнгән магнит бирелде. 

Киеренке эш сәгатьләреннән соң бергәләшеп саф һавага чыгып, тәмле кайнар чәйләр һәм коймаклар белән сыйланып, чаңгы шуудан да күңеллерәк тагын ни бар икән?! Арганнар бетеп, кәефләр күтәрелеп китте!!! 

Һәр атнаның чәршәмбесендә биредә төнге чаңгы шуулар оештырылачак. Хөрмәтле райондашларыбыз һәм хезмәт коллективлары, Сезнең барчагызны да чаңгы юлларына чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International