Әмир, Камилла, Зәлия һәм Ислам - “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының беренче этап җиңүчеләре.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа уку елы башында һәр башлангыч сыйныф укучысына “Укучының мәдәни көндәлеге” бирелә. Бу проект Татарстан Президенты Аппараты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта республика күләмендә160 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша, фәнни иҗтимагый бәйгеләрдә көч сынаша. Проект нигезендә бәйгенең беренче этаб эшчәнлеге 2016 елның 22 декабрьдә тәмамланды. Җиңүче укучылар Республиканың төп Чыршы бәйрәменә катнашу хокукына, чакыру билетларына лаек була.

Әлеге мәртәбәле бәйге җиңүчеләре арасында безнең Балтач районы укучылары да булу - зур сөенеч. Алар безнең горурлыгыбыз! Балтач исемен горур күтәргән яшь дәвамчыларыбыз - Балтач гимназиясендә укучы Камилла Юнысова, Балтач урта мәктәбе укучылары Әмир Бариев, Зәлия һәм Ислам Нәбиевлар районыбыз елъязмасына матур эзләр салдылар.

Афәрин егетләр, кызлар! Уңышларыгыз һәрчак дәвамлы булсын, бәйгеләрдә актив катнашып, алга таба да сезгә матур җиңүләр яуларга язсын ! Һәрчак беренче булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International