Ялган документ ясап 800 меӊ сум керем алып буламы

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

Районныӊ коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясе утырышында, 2016 елда  районда  эчке эшләр бүлеге тарафыннан   коррупциягә каршы көрәш  төп эш юнәлешләренеӊ берсе булды, дип  сүзен башлады  район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов. 

Районда бюджет акчаларыныӊ дөрес  тотылышы тиешле контрольдә тора. Ниндидер юл белән хәбәрләр кергәндә яисә башкача мөрәҗәгатьләр булганда аларныӊ һәркайсы тикшерелә, диде бүлек җитәкчесе.  Әмма аларныӊ судка барып җитүе тикшерүчеләрдән зур  һәм һәрбер гәепнеӊ ныклап расланган булуы сорала. Мәсәлән, 2016 елда Балтач бистәсенеӊ бюджет оешмасы җитәкчесенә ачылган җинаять эше 4 матдә буенча башланса, судка бары 2се буенча гына барып җиткән. Суд карары чыкканнан соӊ да, жинаять җаваплылыгына тартылучы үзенеӊ хокукларын яклап, эшне яӊадан карауларын сораган, хәзерге вакытта ул яӊадан каралачак. Үзара салым акчалары тотылышы да игътибардан читтә калмый. Бу елда Куныр авыл җирлегендә җыелган акча дөрес тотылмый, дип шикаять кергән булган, аныӊ буенча тикшерү уздырылган, фактлар расланмаган. «Соры базар» эшчәнлеге дә турыдан-туры икътисади җинаятьләргә юл ача. Мәсәлән, «Уӊыш» хуҗалыгыныӊ элекеге җитәкчесе, таналар саттым, дип бер көнлек фирмалардан ялган рәсми кәгазъләр юллап, бүленә торган максатчан 800 меӊ сум акчаны дәүләт казнасыннан үзләштермәкче була. Казанда кулга алынып, ике көн ябылуда тотылгач, гаебен танып, акчаларны кире казнага кайтара. Салым түләмәүчеләр буенча эш барса да, 1 миллион сумга якын бирәчәкләре булган җэмгыятьләр бар районда. Бюджетка 200-300 меӊ сумлык салым әҗәтләре җыелган кешеләр белән  эшне ничек алып барып була икән, монысы билгесез. Алыйм дисәӊ акчалары да, алар исемендә булган милекләре дә юк. Район башлыгы  тарафыннан бу  юнәлештә эшне җанландыру чаралары күрергә кирәклеге ассызыкланды.  РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Арча районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Ислам Әхмәтшин муниципаль бюджет учреждениеләрендә коррупцион хокук бозулар турында сүз алып барды.  Оешмаларда төрле җитәкчеләр бар, без ниндидер ришвәтчелек очраклары килеп чыкмасын өчен кисәтү эшләрен дә алып барырга тиеш, диде ул.   Тикшерү вакытларында дәүләт милкенә игътибар булмау  очраклары да    ачыкланганлыгын да искәртеп китте.        

     Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясовныӊ  чыгышы  шушы мәсьәләләрдә килеп чыккан сорауларга күпмедер җавап бирде, дип әйтергә  була. 2016 елда төрле товарлар алуга һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру өчен 166 миллион сумга 209 тендер игълан ителгән. Аныӊ нәтиҗәсе буларак, дистәләрчә миллион сум   бюджет акчанысы янга калган. 78 төзелгән контракт гамәлдән чыгарылган. Бу килешүләрнеӊ өзелүе күп очракта бюджет  оешма җитәкчеләренеӊ дөрес итеп алдан чыгымнарны дөрес исәпләмәвеннән килеп чыга, дип аӊлатты   финанс-бюджет палатасы рәисе. Дәүләт милкенеӊ тотылышына төкереп карауныӊ мисалы итеп, ул Шеӊшеӊәр мәктәбе котельныенда мичләрнеӊ еш алышынуын китерде. 2012 елда бу ошмада 178 меӊ сум торучы җылылык миче алышына, 2014 елда тагы бер мич куела, инде менә 2016 елда тагы бер мич алыштырып куярга туры килгән. Алышынган мичләр тимер итеп тапшырылмаган, кергән акчасы да юк. Эш дәвамлыклары 7-8 елга исәпләнгән мичләрнеӊ ярты срок кына эшләтү бернинди кысаларга да сыймый диде ул.  Эчке финанс контроле кысаларында төрле аӊлашылмаучылар бар, ди  финанс-бюджет палатасы рәисе. Бер үк сәүдә ноктасыннан бер үк көнне диярлек алынган бер товарда бәя аермалыгы буламы, дип сорады ул. Үзе үк, «бездә була икән», дип уӊай җавап бирде. Чепья авылындагы кибеттән ике бюджет оешмасы бер вакытта алган бер төрле товар бәясе 20 сумга аерма бирә, ә бу нәрсәдән килеп чыга, шуӊа гына аптырыйм, ди ул. Шулай ук бәяләрне сорап, чагыштырып сатып алуны оештырганда да мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре тарафыннан бәхәсле сораулар тудыра торган фактлар ачылды.

   Мәктәп автобусларыныӊ эшен оештыруда авырлыклар күп, әмма ныклы контрольдә тотканда, чыгымнарны сизелерлек киметеп була икән. Тендер үткәрү сәбәпле, алдагы ел белән чагыштырганда, автобусларга киткән  чыгымнар кимрәк булган. Димәк, алдагы елда шул ук хезмәтне кыйммәтрәк бәягә башкарганнар икән бит.   Рафис Ильясов үзенеӊ чыгышында шулай ук бюджет хисабына үткәрелә торган чараларныӊ иктисади яктан отышлы  булу-булмавын карап чыгуны тәкъдим итте. «Мине дөрес аӊлагыз, мин төрле ярышларны, чараларны   бетерү ягында түгел, әмма алар максатчан  үткәрелергә, аныӊ чагылышы   алган урыннарда, грандлар булып акчалата кайтуында да күренергә тиеш», диде ул. Шулай ук эчке финанс контролен   башкарма комитетныӊ барлык бүлекләрендә дә  тиешле дәрәҗәдә  үткәрү  турында тәкъдим керде.  

      Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан, районыбызда коррупциягә каршы сәясәтне тагын да үтемле итү максатыннан, Балтач район прокуратурасына, район эчке эшләр бүлегенә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштырырга, коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне  ныгытырга, утырышта яңгыраган барлык фикер-тәкъдимнәрне алдагы эш барышында   исәпкә алырга дигән бурыч куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International