Татарстанда 2017 ел уңышы өчен иң күп һәм из ашлама туплаган районнар мәгълүм - исемлек

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

Татарстанда 2017 ел уңышы өчен иң күп һәм из ашлама туплаган районнар мәгълүм - исемлек 
Республикада барлыгы 58,7 мең тонна ашлама сатып алынган. 

Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып ала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 1 декабренә хуҗалыкларда 58,7 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 20,4 кг чыга (көзге чәчүне дә кертеп). 

Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – бер гектарга 52,5 кг туры килә. Тукай муниципаль районында бу күрсәткеч – 49,1 кг, Сарман районында – 49 кг, Балтач районында – 34,5 кг, Әтнә районында – 30,8 кг, Буа районында – 30,4 кг, Нурлат районында – 28,8 кг. 

Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама бик аз тупланган, шулар арасында: Кама Тамагы райоында гектарга 11,2 кг туры килә, Бөгелмә һәм Кайбыч районнарында – һәркайсында 10,5 кг, Чирмешән һәм Әлмәт районнарында – 10,4 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг. 

Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып бүгенгә кадәр гектарга 20,3 кг ашлама тупланган. Шулай ук Балтач районында – 18,8 кг, Буа районында – 11,7 кг, Тәтеш районында – 11 кг. 

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аенда Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында ашлама сатып алу эшләре бөтенләй башкарылмаган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International