Чепья авыл җирлегенә караган һәр мәдәният учагы яңа эш сезонында яңалыклар, үзгәрешләр белән белән авыл халкын сөендерә. "Халыклар дуслыгы" музеенда да яңа экспонатлар артып тора. Шул яңалыклары белән танышыр өчен авыл китапханәчеләре, мәдәният йорты директоры музейга юл тотты. Галиев Г.Г. рәхәтләнеп яңалыклар белән таныштырды, күңеле борчылган вакыйгалар белән уртаклашты. Менә шулай бергәләшеп, бер-береңнең сөенече-уңышына куанып эшләгәндә таулар да күчереп буладыр ул.