Фирдинант Гыйлемҗанов - районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе.

2016 елның 23 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда көн тәртибе буенча ел дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җәмәгать тәрбиячеләре арасында районда узган “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” дип исемләнгән конкурсның нәтиҗәләре ачыкланды. 
Әлеге конкурста район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан беркетелгән тренерлар Балтачтан Расил Мөхәммәтгалиев, Чепьядан Рамил Сафиуллин һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең Балтач үзәге “Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты. Алар балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы берәр яшүсмерне үз карамагына алып, җәмәгать эшләренә җәлеп итеп, тәртипкә өйрәтүдә, тәрбия сәгатьләре алып баруда нәтиҗәле хезмәтләре өчен мактауга лаек булдылар. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җәмәгать тәрбиячесе булган хезмәткәрләргә һәм иң мөһиме – конкурста катнашучыларга рәхмәтен белдерде. 
Конкурста катнашучылар яшүсмерләрне тәрбияләү барышында килеп туган четерекле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, килеп туган проблемалардан чыгу юлларын аыкладылар, комиссия вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Расил Мөхәммәтгалиев һәм Рамил Сафиуллин карамагында яшүсмер кыз балалар була. Алар үз чыгышларында тәрбия барышында килеп туган четерекле мәсьәләргә анализ ясадылар. “Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов исә бер егетне тәрбияләүдә хезмәт куя. Ул әлеге эшчәнлеген үз эченә алган киң кырлы, мәгънәле видеоролик ярдәмендә тәкъдим итте. 
Комиссия әгъзалары җәмәгать тәрбиячеләренең хезмәтләрен бәяләгәннән соң Фердинант Гыйлемҗанов “Районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” дигән исемгә лаек булды. Ул республика күләмендә уза торган чарада катнашачак, уңышлар юлдаш булсын аңа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International